Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда икътисадый форум ачылышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанга эш сәфәре кысаларында VII Кыргызстан-Россия икътисадый форумын рәсми ачуда катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Россияне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Алексерчук тәкъдим итә. Форумда катнашу өчен якынча 1500 катнашучы гариза биргән. Нәтиҗәләр буенча гомуми суммасы 250 млн доллардан артык булган килешүләр имзаланыр дип көтелә. Форум башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә булды, Россия белән Кыргызстанда җитештерелә торган продукция белән танышты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" мижнеханов

Көн хәбәре