Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымда «Ак Барс» яшьләр үзәгендә булды.
"Сәләт-Ак Барс" - яшь спортчыларны, активистларны, иҗади балаларны берләштерә торган белем бирү-үстерү мәйданчыгы. Биредә ял итүчеләр саны ел саен арта. Июль ахырына лагерьда Россиянең төрле төбәкләреннән 1 435 кеше ял иткән инде.
Сменага конкурс буенча сайлап алынган укучылар эләгә ала. Төп критерийлар булып олимпиадаларда, фәнни конкурсларда уңышлар, укуда югары билгеләр тора. Моннан тыш, мөһим күрсәткеч - спорт казанышлары, иҗади активлык һәм иҗтимагый эшчәнлек.
Социаль ярдәм программасы кысаларында лагерьда шулай ук Луганск Халык Республикасы балалары да ял итә.
Рөстәм Миңнеханов яшьләр җәйге лагере территориясен карады, балаларның ял итү һәм шөгыльләнү шартларын бәяләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез