Рөстәм Миңнеханов Кытай белән элемтәләрне ныгыту эшен көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Хөкүмәт Йортында узган традицион киңәшмәдә республика делегациясенең Кытайга сәфәре турында сөйләде һәм Кытай Халык Республикасы белән элемтәләр булдыру буенча эшне көчәйтергә киңәш итте. Видеоны республика Рәисенең матбугат хезмәте чыгарды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Ханчжоу шәһәрендә Татарстан делегациясе Чжэцзян провинциянең вице-губернаторы Лу Шань белән очрашкан. Алар төбәкара хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышкан.

Әлеге провинциядә Татарстан вәкилләренә Кытай автоҗитештерүчеләренең эшләнмәләрен дә күрсәткәннәр, алар «Атом» проектын тормышка ашыруда потенциаль партнерлар була ала.

Татарстан делегациясе шулай ук Хучжоу шәһәрендә булган һәм югары технологияле индустриаль паркны караган.

«Шэньчжэньдә безнең делегациянең бик зур эше булды. Бу – Югары технологияләрнең 27 Кытай күргәзмәсе. Без [анда] берничә мәртәбә булдык, күргәзмәнең дәрәҗәсе бик югары», – диде Татарстан Рәисе.

Моннан тыш, Татарстан делегациясе Шэньчжэнь җитәкчелеге белән дә очрашкан. Иннополис һәм Кытай мегаполисының Гуанмин районы хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

«Кытай роботлар буенча бик нык алга киткән. Роботлар җитештерә торган Ubtech компаниясе белән таныштык», – дип өстәде Миңнеханов.

«Кытай Халык Республикасы белән хезмәттәшлек – безнең ил өчен, шул исәптән, республика өчен бик әһәмиятле эш. Сәнәгать министрлыгына, Инвестицион үсеш агентлыгына, шәһәр-районнар башлыкларына Кытай юнәлешендә эшне көчәйтергә тәкъдим итәбез», – диде Татарстан Рәисе.

Шл ук вакытта, ул кайбер муниципаль берәмлекләрнең Кытай муниципалитетлары белән үз килешүләрен төзүен дә әйтте.

«Һәм 2026 елгы «РОСТКИ»: очрашулар, бизнес-элемтәләр әзерли башларга кирәк инде. Муниципалитетлар, провинцияләр дәрәҗәсендә эшне башкарырга кирәк булачак», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре