Рөстәм Миңнеханов Кытайда 32 миллион кеше яши торган шәһәргә сәфәр кыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Чунцин шәһәрендә эш сәфәрендә.

Чунцин - дөньяда иң зур, аның мәйданы 82 мең кв. км тәшкил итә, халкы якынча 32 миллион кеше. Чунцин - үзәк буйсынуындагы шәһәр, бу ул турыдан-туры Кытай җитәкчелегенә буйсына дигән сүз. Чунцин нәрсәсе белән кызыклы соң?

Бу - Кытайның иң эре коммерциячел үзәкләренең берсе. Шәһәр икътисадында химия, машина төзелеше, электрон һәм металлургия сәнәгате, шул исәптән электромобильләр, аккумуляторлар, интеграль схемалар, биофармацевтик препаратлар, медицина җайланмалары һәм авиаракета техникасы җитештерү алдынгы урынны алып тора.

Шәһәрдә 20гә якын автомобиль җыю заводы, автомобиль детальләре җитештерү буенча 400дән артык завод һәм берничә мотоцикл заводы урнашкан. Моннан тыш, Чунцинда берничә зур үсеш зонасы, сәнәгать һәм технологик парклар урнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре