Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда «Шаньдун Хайспид Груп» компаниясендә булды һәм аның җитәкчелеге белән очрашты.

«Шаньдун Хайспид Груп» – Кытайның транспорт инфраструктурасы секторындагы дәүләт инвестиция компаниясе. Моннан тыш, ул инженер-төзелеш һәм техник хезмәтләр, шулай ук яңа энергетика тармагын үстерүгә аерым басым ясап, банк хезмәтләре күрсәтә.

Компаниянең дөньяның 44 илендә һәм төбәгендә 129 чит ил вәкиллеге бар. Хәзерге вакытта «Шаньдун Хайспид Груп» 9 мең 116 чакрым тиз йөрешле автомагистральләрне эксплуатацияли һәм идарә итә. «Бер билбау – бер юл» проекты кысаларында компания инфраструктура төзү буенча эре масштаблы халыкара проектларда актив катнаша, Кытай (Шаньдун) – Европа тимер юл экспресс-маршрутлары белән идарә итә, халыкара логистик коридорлар булдыруга аерым игътибар бирә.

Компания Россия белән төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлекне актив үстерә. Татарстан Республикасындагы төп партнерларның берсе – «Ядран» АҖ.

Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелегенә «Шаньдун Хайспид Груп» эшчәнлеге турында җентекле презентация өчен рәхмәт белдерде. «Без «Шаньдун Хайспид» белән урнашкан конструктив мөнәсәбәтләргә шатбыз. Без сәүдә күләмен алга таба да сизелерлек арттырырга һәм энергетика һәм нефть химиясе продукциясе номенклатурасын киңәйтергә кызыксынабыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Shandong Hi Speed Group Co, Ltd компаниясенең партком секретаре һәм идарә рәисе, Шаньдун провинциясе Халык хөкүмәте киңәшчесе Ван Цифэн, Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итеп, аның республиканың икътисади уңышларындагы ролен билгеләп үтте һәм республика белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре