Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Чжан Ханьхуэй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо»да «РОСТКИ» форумы кысасында узды. Анда Кытайның Казандагы Генераль консулы Сян Бо да катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге делегациянең Казанга БРИКС саммитына килүе мөһим, төрле юнәлештәге һәм үзара файдалы элемтәләрнең дәлиле.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Татарстан үз дәрәҗәсендә Россия-Кытай багланышлары үсешенә өлеш кертә. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кытай арасындагы товар әйләнеше үсеп, 3,3 миллирд долларга җитте. Республиканың кайбер предприятиеләренең Кытайда эшлекле хезмәттәшләре бар, уртак инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә краганда, эшлекле һәм туризм элемтәләрен үстерүгә Казан белән Кытайның Шанхай һәм Санья шәһәрләре арасындагы туры авиаэлемтә дә ярдәм итә.
"Безнең дустанә һәм эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен „РОСТКИ“ форумын булдыру турында карар кабул ителгән иде. Ул инде өченче тапкыр уза. Без әлеге мәйданчыкка ихтыяҗ булуын һәм аның яңа проектлар үсешенә ярдәм итүен күрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Кытайның Россия Федерациясендәге Илчесенә Татарстанның КХР белән хезмәттәшлеген ныгытуда ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Чжан Ханьхуэй «РОСТКИ» форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада Кытай бизнесын җәлеп итү өчен бөтен шартлар тудырылган. Илче Татарстанда Кытай инвестицияләренә ярдәм итү үзәген булдыруны мөһим вакыйга дип атады.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез