Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эшлекле сәфәре кысасында “Батареон” компаниясенең литийлы-ионлы аккумулятор батареяләре заводын ачуда катнашты. Аны Лаеш районы хакимияте башлыгы Илдус Зарипов озатып йөрде.
“Батареон” компаниясе 2011 елдан бирле “НЭТЕР” бренды белән аккумулятор батареяларен җитештереп килә. Компания литийлы аккумуляторларның барлык төрләрен проектлау, җитештерү һәм җибәрү белән шөгыльләнә. Төп юнәлеше – литийлы-ионлы аккумуляторлар.
“Батареон” Лаеш районында “Иннополис” махсус икътисадый зонасы территориясендә сәнәгатьнең 30 тармагы өчен (робот техникасыннан алып, пилотсыз очкыч аппаратларына кадәр) литийлы-ионлы универсаль аккумуляторлар заводын төзү проектын гамәлгә ашырган.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектның Россия икътисады өчен мөһимлеген билгеләп үтте. “Литийлы-ионлы аккумуляторлар – заманча икътисадның төп элементы. Транспорт, телекоммуникацияләр, сәнәгатьтә автоматлаштыру һәм күп кенә башка әйберләр энергияне саклауның ышанычлы системаларына таяна. Энергия чыганаклары производствосын булдыру чит илләргә бәйсезлекне киметү, товар белән ышанычлы тәэмин итү, тотрыклылыкны ныгыту мөмкинлеген бирә. Без әлеге мөһим проектны булдыручыларга рәхмәтлебез”, – диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук заводны төзүдә Сәнәгатьне үстерү фондының зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте. Бу заманча технологик җиһазлар сатып алу һәм җитештерүне тизрәк башлап җибәрү мөмкинлеге биргән.
Рөстәм Миңнеханов яңа производство белән танышты, технологик линияләрне һәм җитештерелә торган продукция үрнәкләрен карады. Завод аккумуляторлар, аккумулятор ячейкаларын, зарядка җыйдыру җайланмаларын, BMS-платалар җитештерә. Проектта каралган егәрлеге – елына 700 мең берәмлек продукция (киләсе елда шуңа ирешеләчәк). Производствода 300дән артыграк яңа эш урыны булдырылган. Проектка инвестицияләр күләме 1,5 миллиард сум күләмендә тәшкил иткән.
Сәфәре азагында Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” махсус икътисадый зонасы мәйданчыгын алга таба үстерү буенча киңәшмә уздырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез