Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лига Форум» XI студентлар форумында катнашучылар белән очрашты. Чара «Кама Артегы» үзәгендә узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
2014 елдан бирле ел саен уздырыла торган форум «Татарстан Студентлары лигасы»ның төп проектларының берсе булып тора. Быел ул 26 августтан 12 сентябрьгә кадәр уза, анда Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 1,2 меңгә якын студент катнаша.
Рөстәм Миңнеханов студентларны Белем көне белән котлады һәм яшьләрнең тормышта үз юлларын табу өчен тигез мөмкинлекләр булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
«Яшьләр белән эшләгәндә «Татарстан студентлары лигасы» зур роль уйный, безнең студентлар иң активы. Бүген республиканың студентлар бергәлеге 250 меңгә якын кешене берләштерә. Киләсе елда «Татарстан студентлары лигасы» 30 еллыгын билгеләп үтәчәк, без бу датаны лаеклы билгеләп үтәргә тиешбез. Барыгызга да уңышлар, яхшы укулар һәм киләчәктә дә үсеш телим», - диде республика лидеры, дип яза Татар-информ.
Форум программасы өч сменага бүленгән:
• Урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Профессионаллар лигасы» (26-30 август) ;
* Югары уку йортлары студентлары өчен «Университетлар лигасы» (1-6 сентябрь);
• Студентлар оешмалары һәм берләшмәләре җитәкчеләре өчен «Җитәкчеләр лигасы» (8-12 сентябрь).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез