Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җибәрүдә катнашты

Бүген «Нәфис» хәйрия фонды Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде. Ике гуманитар фураны озатуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Нәфис» фондына нигез салучы Ирек Богуславский һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов гуманитар фураларның шоферлары һәм озатып йөрүчеләре белән аралашты. Ул барысына да ярдәм сүзләрен җиткерде һәм хәерле юл теләде.

Гуманитар колонна «Нәфис Косметикс» предприятиесе территориясеннән юл алды. Луганск Халык Республикасына (ЛХР) беренче чиратта кирәкле көнкүреш химиясе товарларының 33 тоннасы җибәрелде: кер юу порошоклары, савыт-саба юу сыекчалары, коры чистарткычлар, шампунь, сабыннар – барлыгы 6,6 миллион сумлык 44,6 мең берәмлек продукция.

«Нәфис» фонды Лисичанск һәм Рубежное халкына даими рәвештә ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матубгат үзәге.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов,СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военна

Көн хәбәре