Укучы кыз Казанга әнисе белән килгән һәм бүген Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры коллективлары белән танышкан.
Мәдәният учреждениесе бусагасында кунакларны Салих Сәйдәшев исемендәге ДКЗ директоры урынбасары Максим Мулин каршы алды. «Хәзер без синең белән зур залга барырбыз, органны тыңларбыз. Аннары камера залына Дәүләт камера хоры репетициясенә барабыз», - диде ул укучыга.
Зур залда органчы Фәридә Нуруллоева композиция башкарды, аннары кызны клавишалар артына утырырга һәм музыка коралында уйнарга чакырды.
Аннары Алена ТР Дәүләт камера хоры репетициясенә эләкте. Иҗат коллективы кечкенә кунакны дусларча каршы алды һәм аны солистка сыйфатында үз көчен сынап карарга чакырды.
Хор җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова белән бергә кечкенә кунак ике җыр башкарды.
Киләчәктә кыз ветеринар булырга ниятли. Беренче февральдә аңа тугыз яшь тулды. Татарстан башкаласында туган көне аның өчен онытылмаслык булды. Укучы кыз өчен киң экскурсия программасы әзерләгәннәр. Әнисе Ирина белән шәһәрнең истәлекле урыннарын карады, иҗади мастер-классларда булды, татар милли бизәнү әйберләре ясады, мәдәни чараларда булды.
«Теләкләр чыршысы» акциясе Яңа елга багышлана, ул барлык теләүчеләргә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мондый традициягә 2018 елда Россия Президенты Владимир Путин нигез салды. Җиде ел эчендә 88 мең битараф булмаган кеше ярдәмендә 2,7 млрд сумлык 320 меңнән артык теләк үтәлгән.
Акциядә авыр тормыш хәлендә булган 3 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала Яңа ел теләген калдыра. Бу мөрәҗәгатьләрне чыршыны бизәүче махсус шарларга урнаштыралар.
Бу юлы акция 2025 елның 15 ноябрендә старт алды һәм 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез