Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Ливиядән килгән партнерларны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә»

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ливиянең Президент Советы Рәисенең сәяси киңәшчесе, «Мид Ойл» Ливия нефть сервисы компаниясенең директорлар советы әгъзасы Имәд Әл Фәләх белән очрашты.

 Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2026 кырларында узды. 

Безнең өчен Ливиядән килгән партнерларны кабул итү зур мәртәбә, диде республика Рәисе. "Без сезнең илдә нефть мәсьәләләре буенча да, башка мәсьәләләр буенча да эшләргә ниятлибез. Башка мөмкинлекләрне дә карарга кирәк", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов товар әйләнешен арттыру буенча эшне активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте. Аннары ул республика икътисадының төп тармакларын билгеләде, әйдәүче предприятиеләр турында сөйләде. Алга таба хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр дип хәләл индустрияне, мәдәниятне һәм туризмны атады. 

Имәд Әл Фәләх Ливия базары зур һәм перспективалы, дип сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, алар бүген форум күргәзмәсендә күргән барлык кызыклы эшләнмәләрне Татарстан белән элемтәләрне ныгыту өчен ил җитәкчелегенә тапшырырга планлаштыралар.  

Моннан тыш, тәҗрибә уртаклашу өчен предприятиеләрнең бизнес-миссияләрен оештыру мәсьәләләренә дә кагылдылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре