Хәзерге вакытта Татарстан республика тарихында берьюлы берничә зур инфраструктура проектын тормышка ашыра. Шуларның берсе – М12 трассасын төзү. дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Икътисадтагы катлаулы вазгыятькә карамастан, бер генә проект та ябылмады, дип басым ясап әйтте ул Хөкүмәт йортында финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
“Яңа бурычларның пәйда булуын күрәбез. Махсус хәрби операция гаять зур тырышлык һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа да карамастан, республикада федераль дәрәҗәдә тормышка ашырып килүче бер генә инфрструктура проекты да ябылмый”, – дип белдерде республика җитәкчесе һәм М12 төзелешенең планда каралганча алып барылуын искәртте.
“Пландагыдан тизрәкме?” – дип сорады Россия финанс министры Антон Силуанов.
“Безнең план буенча”, – дип җавап бирде аңа Татарстан Президенты.
“Һәр атна саен киңәшмә уздырылып, анда М12 юлының 7нче һәм 8нче этапларын төзүнең барышы карала. Гаять зур ресурслар бу. Татарстан тарихында мондый күләмле инфраструктура объектына керешелгәне юк иде әле. Ул бары тик федераль үзәк акчасына булдырыла”, – диде Татарстан Президенты.
Шул ук вакытта М7 юлын реконструкцияләү кысасында Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре урау юлы, Шәле-Баулы трассасына керүче Алексеевск-Әлмәт юлы төзелеп килә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш республикада Идел һәм Чулман елгалары аша ике күпер пәйда булачак. “Бик зур проектлар бу. Илдә икътисади хәл әлләни булмаса, мондый проектларны тормышка ашырып булмас иде”, – дип белдерде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез