Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов мәдәният хезмәткәрләрен Артистлар көне белән котлады

Бүген Россиядә беренче тапкыр Артистлар көне билгеләп үтелә.

Әлеге уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов MAX каналында мәдәният эшлеклеләрен котлады.

«Актерларыбызны гына түгел, барлык мәдәният эшлеклеләрен котлыйм! Катлаулы хезмәтегез өчен рәхмәт. Афәрин!» - дигән Миңнеханов.

Татарстан Рәисе барлык театр коллективларына аерым мөрәҗәгать итте һәм аларга иҗади уңышлар теләде. Ул Татарстанда 30дан артык театр эшли, дип искәртте. Сәхнәләргә яңа спектакльләр чыгып торсын, тамашачыларның алкышлары тынмасын, дип йомгаклаган ул котлавын.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре