Әлеге үзәк бүген ачылган Габдулла Тукай һәйкәле янында урнашкан. Бу юкка гына түгел. Тукай иҗаты казах классигы Магҗан Җомабаевның әдәби мирасын формалаштыруга тирән йогынты ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк үзенчәлеге шунда ки, бу — Казахстандагы беренче фәнни-мәдәни хаб. Ул узган елда ачылды һәм бөек казах шагыйре, фәлсәфәчесе һәм төрки дөнья мәгърифәтчесе Магҗан Җумабаевка багышланган. Үзәктә шигыйрьнең музее, зур китапханә, архив документлары белән эшләү өчен лаборатория, китап клубы, журнал редакциясе, конференцияләр залы бар.
Үзәк тарихи бинада – XIX гасырда танылган татар сәүдәгәре Янгуразов йортының икенче катында урнашкан. Бина республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәле булып тора һәм ачылышка кадәр реставрацияләнгән. Янәшәдә Магҗан Җомабаев балачакта йөргән мәчет урнашкан.
Үзәк фәнни тикшеренүләр, мәдәни һәм белем бирү программалары, халыкара чаралар һәм иҗади проектлар үткәрү өчен заманча интеллектуаль киңлек булып тора. Аның төп бурычы — шагыйрь мирасын саклау һәм популярлаштыру, яшьләрдә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез