Рөстәм Миңнеханов Малайзия башкаласындагы Путра мәчете фотосын күрсәтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда урнашкан мәчетнең фотографиясе белән уртаклашты. Мәчеткә 15 мең кеше сыя.

«Куала-Лумпурда очрашулар күп. Шәһәрне автомобиль тәрәзәсеннән генә карый алам. Узып барышлый гаҗәеп матур Путра мәчетен күрдек. Мәчет 15 мең кешене сыйдыра. Намазлардан тыш, биредә семинарлар һәм конференцияләр уздыралар», – дип язган республика җитәкчесе телеграм-каналында.

Рөстәм Миңнеханов Малайзиягә эш сәфәре белән кичә килде. Бүген ул Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Малайзия авыл хуҗалыгы министры Мөхәммәд Сабу, илнең эшлекле даирәләре, Малайзия Короле Солтан Ибраһим белән очрашты.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре