Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетен реставрацияләргә кушкан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәрҗани мәчетен реставрацияләү өчен документлар әзерләргә боерган. Республика Президенты әлеге карарны Казанның тарихи үзәген караганда биргән. Бу хакта Президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов мәчетнең фасадын һәм түбәсен тәртипкә китерергә йөкләмә бирде. Реставрация эшләре берничә этапта уздырылыр дип көтелә.

Алдарак Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге төзелеш объектлары карады дип хәбәр ителгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре