Очрашуда Татарстанның Лаеш районында төзелә торган янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның укыту-күнекмә комплексы төзелешенең барышы турында фикер алыштылар. Объект белгечләрне реаль шартларга мөмкин кадәр якын булган гамәлләргә практик әзерләү өчен каралган. Ул Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы белән берлектә сентябрь аенда Казанда үткәрәчәк «Комплекслы иминлек» халыкара салонына төзелә.
Бүгенге көндә инженер системаларын һәм челтәрләрен проектлау буенча эш дәвам итә. Моннан тыш, кирпеч салу һәм бетонлаштыру эшләре бара. Параллель рәвештә тренировкалар өчен мәйданчыклар әзерләнә.
Әңгәмә барышында яклар шулай ук әлеге комплексны кадрлар белән тулыландыру темасына да кагылдылар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез