Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә РФ Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты

Мәскәүдә РФ Үзәк банкы киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина үткәрде.

Көн тәртибе кысаларында партнерлык финанславы буенча экспериментны гамәлгә ашыру мәсьәләсе каралды.

Искәртәбез, эксперимент 2023 елның 1 сентябреннән Татарстанда, шулай ук Башкортстанда, Дагыстанда һәм Чечняда гамәлдә. Партнерлык финанславы инвесторның клиентларга тапшырылган акчалардан процентлар рәвешендә керем алуын күздә тотмый. Шул рәвешле, партнерлык принцибы тормышка ашырыла – клиентлар һәм инвесторлар арасында керемнәрне дә, куркынычларны да бүлү.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән РФ Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина мөрәҗәгать итте.

Татарстан Рәисе, үз чиратында, Эльвира Нәбиуллинага республика инициативаларын даими хуплавы һәм партнерлык финанславын үстерү буенча уртак эше өчен рәхмәт белдерде. \2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча Татарстанда килешүләр күләме һәм саны артуы билгеләп үтелде. Бу юнәлештә республикада соңгы вакытта федераль әһәмияткә ия проектлар гамәлгә ашырылды. Мисал өчен, Татарстанда партнерлык облигацияләрен чыгару буенча илдә беренче сынау килешүе гамәлгә ашырылды.

Киңәшмә барышында эшчәнлекне стандартлаштыру һәм халыкара хезмәттәшлекне киңәйтү һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен шартлар тудыру өлкәләрендә партнерлык финанславын үстерү буенча тәкъдимнәр яңгырады.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре