• Фото: zdorovieinfo.ru

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Росгвардия директоры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Росгвардия директоры, Россия Герое, армия генералы Виктор Золотов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында яклар төбәк территориясендә иминлекне тәэмин итүнең мөһим мәсьәләләре, хокук тәртибен ныгыту һәм Татарстан дәүләт хакимияте органнарының Росгвардия бүлекчәләре белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар.

Золотов ТР Рәисенә ведомство компетенциясенә кергән мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм иткәне һәм СВОда хәрби-хезмәт бурычларын үтәүче росгвардиячеләргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында, Татарстан лидеры Росгвардия директорына хәрби хезмәткәрләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең республика халкының иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре