Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналына Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән фотосурәтен урнаштырган.
“Мәскәүдә Марат Шакирҗанович белән очраштык. Татарстанда тормышка ашырылып килүче төзелеш проектларын, Дәүләт Советының “Тормыш өчен инфраструктура” комиссиясе утырышына, шулай ук чираттагы KazanForumны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышына әзерләнү мәсьәләләрен карадык.
Безне бурыч – төбәкләрдә тормыш сыйфатын яхшырту өчен тәкъдимнәр әзерләү. Искергән челтәрләрне алыштыру буенча зур эшләр планлаштырыла”. – дип язып куйган фотосурәт астына Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез