Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Вадим Яковенко белән очрашты

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт милкенә идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Вадим Яковенко белән очрашты.

Яклар төбәк территориясендә урнашкан дәүләт милкенә идарә итүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Шул исәптән Татарстан Республикасының инфраструктура потенциалын ныгыту өчен күчемсез мөлкәт объектларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү процессының нәтиҗәлелеген арттыру буенча киләчәк адымнар каралды.

Очрашу азагында катнашучылар Россия Дәүләт милкенә идарә итү буенча федераль агентлык белән республика администрациясе арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре