БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Рөстәм Миңнеханов массакүләм чараларда гражданнарның иминлеген тәэмин итүне йөкләде
Республика Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов массакүләм чаралар уздырганда гражданнарның иминлеген тәэмин итүне йөкләде.
 9 декабрьдә ил Ватан Геройлары көнен бәйрәм итәчәк. Ул чаралар оештырганда министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәр һәм район башлыкларына Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм СВО ветераннарына аерым игътибар бирергә кушты.   
 «Яңа ел бәйрәмнәре чорында мәдәни-массакүләм һәм спорт чараларын планлаштырырга, Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм күп балалы гаиләләрнең балаларын Яңа ел белән котлауны оештырырга кирәк. Бәйрәм чараларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
    
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез