Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов оештыру комитетларының Ватанны саклаучылар елы төгәлләнүгә һәм быелгы тематик елга багышланган утырышында белдерде.
“Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәйкәл булдыру – бик мөһим мәсьәлә. Аны тематик ел кысасында ачарга кирәк” – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов Казан югары танк училищесында узган утырышта.
Чара алдыннан Татарстан Рәисе “Танк училищесын тәмамлаган геройларга” стеласына чәчәкләр салды. Шуннан соң Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез