Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов медицина оешмаларын табиблар белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Рөстәм Миңнеханов медицина кадрлары белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе уртача 80 проценттан ким булмаска тиешлеген билгеләп үтте. Хәзерге вакытта Новошешминск, Менделеевск, Тукай, Баулы, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында кадрлар белән бәйле хәл аеруча катлаулы.
Татарстан Рәисе әлеге мәсьәләне муниципаль берәмлекләр башлыкларының шәхси контролендә тотарга кирәклеген әйтте. Ул яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мәгариф оешмалары белән хезмәттәшлекне көчәйтергә, башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә һәм бу юнәлештәге эшне системалаштырырга тәкъдим итте.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткәнчә, бүген республика медицина системасында 19 460 табиб эшли. Кадрлар белән тәэмин ителештә уңай динамика булуга карамастан, муниципалитетлардагы хәл бертөрле түгел.
Аеруча беренчел медицина ярдәме звеносында табиблар җитмәү проблемасы кала. Аны башка төбәкләрдән белгечләр җәлеп итү яки табибларны медицина оешмалары арасында нәтиҗәле бүлү хисабына хәл итәргә тырышалар.
2026 елда Казан медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә яңа алым кулланылган. Шәһәр буенча уртача күрсәткеч югары булуга карамастан, ел башында кайбер эре медицина учреждениеләрендә участок терапевтлары җитмәгән. Аларга якынча 250 мең казанлы беркетелгән.
«Медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларның бер өлешен кадрлар белән тәэмин ителеше югары булган оешмаларга түгел, ә Казанда табиблар җитмәгән медицина учреждениеләренә юнәлттек. Бу табибка төшкән йөкләнеш аеруча зур булган беренчел звеноны көчәйтергә мөмкинлек бирде», – дип сөйләде Альмир Абашев.
Быел шулай ук Чаллы, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә медицина оешмаларын табиблар белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә ирешелгән. Медицина кадрларын җәлеп итү буенча ведомствоара хезмәттәшлекнең уңышлы мисалларының берсе буларак Алабуга тәҗрибәсе билгеләп үтелгән.
Шул ук вакытта кайбер очракларда ярдәм чаралары булуы да табиблар санын арттыруга китерми. Шуңа күрә яңа эш механизмнарын эзләү бурычы куелган.
Быелдан Татарстанга башка төбәкләрдән һәм илләрдән дефицит белгечлекләр буенча килгән табиблар өчен 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү кертелгән. Хәзерге вакытта әлеге программада 204 кеше катнаша, 109 табибка түләү инде бирелгән. Аларның яртысыннан артыгы беренчел медицина ярдәменә килгән участок терапевтлары, педиатрлар һәм хатын-кызлар консультацияләрендә эшләүче акушер-гинекологлар.
Илнең алдынгы төбәкләре тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәсендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Кадрлар карарлары дирекциясен төзү турында карар кабул ителгән. Аның төп юнәлешләренең берсе – яңа белгечләр җәлеп итү.
Бу эштә төп коралларның берсе – «медицинские-вакансии.рф» бердәм порталы. Кандидатлар анда төрле муниципалитетлардагы вакансияләр, эш шартлары һәм ярдәм чаралары турында мәгълүмат белән таныша ала.
Дирекциянең Кадрлар үзәге белгечне беренче элемтәдән башлап эшкә урнашканчы һәм аннан соңгы һөнәри эшчәнлеге дәвамында озатып бара. Шулай ук медицина оешмаларының кадрлар хезмәткәрләре, җитәкчеләре һәм аларның урынбасарлары өчен укулар үткәрелә.
Кадрларны тармакта саклап калу өчен яшь белгечләр белән эшләүгә дә аерым игътибар бирелә. Республикада яшь табибларга һөнәри үсеш өчен заманча эш урыннары булдыру, медицина оешмаларын яңа җиһазлар белән тәэмин итү буенча программалар гамәлгә ашырыла.
Яшь медицина хезмәткәрләренең һөнәри аралашуы һәм инициативаларын тормышка ашыру өчен «Медицинада яңа кадрлар хәрәкәте» («ДНК») яшьләр берләшмәсе дә эшли. Аның составына «Ел табибы. Ак чәчәкләр» бәйгесенең «Яшь гвардия» номинациясендә җиңүчеләр кергән.
Хәрәкәт яшь белгечләрне, шул исәптән башка төбәкләрдәге яшь табибларны Татарстанга җәлеп итү, стратегик сессияләр, тренинглар һәм мастер-класслар үткәрү юнәлешләрендә эшли.
Киңәшмәдә шулай ук Лениногорск, Бөгелмә һәм Чистай районнарындагы медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча докладлар тыңланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез