Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлауны ул Телеграм-каналына куйды.

«Бүген медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә! Бу көн - көн саен сәламәтлегебез сагында торучы һәм кешеләрнең гомерләрен саклап калучыларга ихлас рәхмәт белдерүнең тагын бер сәбәбе», - дигән Миңнеханов.

Ул сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык вәкилләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар, нык сәламәтлек һәм бәхет теләде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре