Бүген Әлмәттә газ эшкәртү заводларында алына торган метаннан азык аксымы (гаприн) җитештерүне комплекслы сынау процессы башланды.
Чарада Әлмәт муниципаль районы буенча эш сәфәрендәге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов елына 1000 тонна микроблы аксым җитештерә башлауны мөһим вакыйга дип атады. Ул ассызыклаганча, алдынгы технология һәм үзебезнең терлек азыгыбыз аксымнары базасын булдыруга югары нәтиҗәле якын килү гамәлгә ашырылды. Татарстан Рәисе предприятие коллективына, шулай ук яңа продуктны булдыруда катнашучыларга - аграрийларга, биотехнологларга һәм инженерларга рәхмәт белдерде.
Җитештерүдә табигый газдан гаприн җитештерү буенча яңа җайланманы комплекслы сынап карау кысаларында продукциянең тәҗрибә партиясе алынды. Проектны гамәлгә ашыру «Биоикътисад» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә. Табылган биопротеин терлекчелектә, кошчылыкта, аквакультурада терлек азыгына өстәмә буларак кулланылачак.
Проект агросәнәгать комплексын кирәкле терлек азыгы өстәмәләре белән тәэмин итеп кенә калмыйча, табигый газны нәтиҗәле файдаланырга һәм җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасы «Татнефтегазпереработка» идарәсенең җитештерү мәйданнарында төзелгән. Яңа завод өчен җайланмаларның 90 проценттан артыгы илебез компанияләре тарафыннан китерелгән, алар арасында «Грасис» (Мәскәү), «ЗАВКОМ» (Тамбов), Бөгелмә механика заводы һ. б.
Тәҗрибә-сәнәгать җайланмасының куәте - елына 1 000 тонна продукция, якын киләчәктә җитештерү күләмен 30 000 тоннага җиткерү планлаштырыла. Яңа җитештерүдә 70тән артык эш урыны булдырылды, киләчәктә тагын 100гә якын эш урыны булдыру планлаштырыла.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова һәм башкалар катнашты.
Белешмә өчен:
Гаприн - аксым концентраты, аның составында аксым, В төркеме витаминнарының файдалы комплексы, аминокислоталар күп. Аны җитештерү өчен төп чимал - табигый газ. Микроб аксымы (гаприн) глобаль аксым җитмәү проблемасын хәл итү өчен нәтиҗәле чара булырга мөмкин һәм тармакның чит ил компонентларыннан бәйсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Биопротеин җитештерү өчен төп чимал - табигый газ.
Җайланманың продукциясе - инактивлаштырылган, киптерелгән биомасса. Продукт табу процессы өзлексез биомасса үстерүдән гыйбарәт. Микроорганизмнарның үсүе минераль туклыклы мохит составына керә торган компонентлар катнашында биохимик реакцияләр комплексы нәтиҗәсе булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез