Рөстәм Миңнеханов: Мигрантларга безнең шартларга җайлашу өчен механизмнар кирәк

Бүген Казан Ратушасында Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы узды. Анда округ төбәкләрендә дәүләт миграция сәясәте һәм мигрантларны социаль-мәдәни адаптацияләү мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук округның барлык төбәкләре җитәкчеләре катнашты.

Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, узган елда округ төбәкләрендә чит илдән килүчеләр 1,5 миллион тапкырдан артыграк миграция учетына баскан. Шуның 40 проценттан артыграгы – визаны озайту өчен. Соңгы елларда Россиядә округның миграция учетына куюдагы өлеше 8дән 10 процентка кадәр арткан. Хәзерге вакытта округ территориясендә 500 меңнән артыграк чит ил кешесе яши.

“Мигрантлар округыбызның барлык төбәкләрендә икътисадый үсешкә сизелерлек йогынты ясап килә. Чит илләрдән килүчеләрне җәлеп итү хисабына хезмәт базарында эшче кулларга кытлыкны өлешчә каплауга ирешелә”, – диде ул.

Игорь Комаров әйтүенчә, 2019 елдан округ төбәкләренә 950 меңгә якын патент бирелгән. Төбәкләр бюджетларына шушы вакыт эчендә 34 миллиард сумнан күбрәк акча алу мөмкинлеге биргән бу. 2023 һәм 2024 елларда әлеге сумма 9 миллиард сумнан артып киткән.

Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың кайбер предприятиеләре читтән килүче эшчеләрне безнең шартларга җайлаштыру буенча әйбәт кенә эшләп килә.

“Мигрантларны җәлеп итмичә генә бүген икътисадыбыз алдындагы бурычларны хәл итеп булмавын яхшы аңлыйбыз. Шул ук вакытта боларның барысы да системага салынырга тиеш. Мигрантларга безнең шартларга җайлашу, әйбәт квалификация алу өчен механизмнар кирәк. “КамАЗ” һәм “Алабуга” махсус икътисадый зоналары бу җәһәттән әйбәт кенә эш ысулларын булдырды. Болар – персоналны максатчан җыю, сайлап алу һәм әзерләү, чит илдән килүчеләрне алга таба безнең тормыш шартларына җайлаштыру. Бу мәсьәләдә дустанә илләр җитәкчелеге белән берлектә эшләп киләбез. Мондый системалы эш дәвам иттереләчәк”, – дип басым ясап әйтте Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре