Бүген Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» делегатлары белән очрашты. Очрашу Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Чара башланыр алдыннан, Республика Рәисе Бөтендөнья татар конгрессының элеккеге җитәкчеләре Индус Таһиров һәм Ринат Закиров, шулай ук Армавирдан килгән Бөек Ватан сугышы ветераны Өмет Гобәев белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов аларга татар халкының рухи үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Шулай ук татар тамырлары булган спортчы, авыр атлетика буенча Россия чемпионы Михаил Кокляев белән очрашу булды. Спортчы Россиядә көч спорты төрләрен үстерү перспективалары турында сөйләде һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә әзер булуын белдерде.
Очрашуның төп өлеше милли тәңгәллекне саклауга бәйле төп мәсьәләләр турында фикер алышуга багышланды. Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев. Көн тәртибенә яшьләр арасында татар телен популярлаштыру проектлары, традицион кыйммәтләргә һәм гаилә институтына ярдәм итү, шулай ук туган якны өйрәнү хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре кертелгән иде.
Татар теле өчен технологик чаралар турында доклад белән Мәскәүнең «Ясалма» IT-бергәлегенә нигез салучы Сәйдәш Мифтахов чыгыш ясады. Ул махсус шрифтлар, сөйләмне тану һәм синтезлау системалары, грамматиканы автомат рәвештә тикшерү инструментлары, тәрҗемә итү системалары һәм белем бирү өчен цифрлы платформалар белән эшләү турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов әлеге инициативаларның әһәмиятен ассызыклады һәм аларга ярдәм күрсәтергә кушты. Заманча технологияләр, шул исәптән ясалма фәһем, телне саклау өчен актив кулланылырга тиеш, дип билгеләп үтте ул.
ТР Туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов татар авыллары тарихын, күренекле шәхесләрнең биографияләрен өйрәнү, шулай ук халыкара һәм бөтенроссия фәнни чаралар оештыру турында доклад белән чыгыш ясады.
«Ак калфак» хәрәкәте вәкилләре Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә эшләүче оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Алар Казанда гаилә тәрбиясе бирү программалары, традицион кыйммәтләрне популярлаштыру һәм гаиләләргә комплекслы ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә торган Татар гаиләсе үзәге булдыру инициативасын тәкъдим итте.
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Райнур Хәсәнов оешманың актив үсүенә басым ясап, яшьләр инициативаларын гамәлгә ашыру өчен аерым киңлек булдырырга кирәклеген әйтте.
Рөстәм Миңнеханов, очрашуга йомгак ясап, катнашучыларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм барлык тәкъдимнәрне дә яхшылап эшләп бетерергә кушты. Татар халкының, теленең, мәдәниятенең һәм традицияләренең киләчәге уртак тырышлыктан тора, дип билгеләп үтте ул. «Халкыбызның, телебезнең, мәдәниятебезнең һәм гореф-гадәтләребезнең киләчәге безгә бәйле. Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз, без һәрвакыт сезгә ярдәм итәчәкбез. Төп таянычыбыз – туган тел. Татарстанда бу эш комплекслы рәвештә алып барыла, әмма республикадан читтә бик күп татарлар яши. Шуңа күрә безнең өчен алар белән хезмәттәшлек итү, милләттәшләребезнең милли-мәдәни ихтыяҗларын хуплау бик мөһим», – дип йомгак ясады Республика Рәисе.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены» Казанда 26-28 августта уза. Быел анда Россиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән 1000 делегат катнаша.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез