Рөстәм Миңнеханов «Милләт җыены»нда катнашучыларга: «Сез безнең таяныч»

Бу көннәрдә Казанда «Милләт җыены» уза. Татарстан башкаласына дөньяның һәм илнең төрле почмакларыннан меңләп милләттәшебез килде. Бүген М. Жәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узды.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, Россиянең төрле төбәкләрендә, төрле илләрдә яшәүче татарлар, төп эшләреннән тыш, милләтебезгә хезмәт итә. «Без сезгә таянабыз. Без сезнең белән бергә», – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов пленар утырышта яңгыраган чыгышларның эчтәлекле булуын билгеләп үтте. «Телебез, гореф-гадәтләребезне саклау өчен кулдан килгәнчә тырышабыз. Татарстанда да Тел комиссиясе (Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе – Авт.) эшли. Әлбәттә, гаиләгә таянырга кирәк. Гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, ул тел югала. Без дин әһелләренең дә абруен, көчен кулланырга тиеш», – диде Татарстан Рәисе.

Чыгышы ахырында ул утырышта катнашучыларга милләтнең патриотлары булулары өчен рәхмәт белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре