Рөстәм Миңнеханов: "Мин аңа охшарга хыялланган идем!"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмда балачак хыялы марафонына кушылган. Яшь вакытта әтисе белән бергә төшкән фотосын урнаштырып ул: "Әти белән. Мин аңа охшарга хыялланган идем!" - дип язган.

«Минем белән бергә хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты интернет-акциясе кысаларында #марафондетскихжеланий флешмобы башланды. Әлеге уңайдан социаль челтәрләрдә утыручылар фотолар урнаштырып балачак хыяллары хакында язалар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Әти

Көн хәбәре