Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша. Беларусь Республикасы белән күп еллар уңышлы хезмәттәшлек итә, уртак предприятиеләр нәтиҗәле эшли, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе үз телеграм-каналында.
«Минскида узган «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашабыз. Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге хөкүмәтләре башлыкларына безнең стендны тәкъдир иттек. Татарстан һәрвакыт хезмәттәшлеккә ачык», – дип язган Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез