Рөстәм Миңнеханов Минскига «Иннопром.Беларусь» чараларында катнашу өчен килде

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром.Беларусь» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе чараларында катнаша. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Минск халыкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Беларусь Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Килеп җитүгә Рәис «Иннопром» үткәрү мәйданчыгына – Belexpo күргәзмә үзәге мәйданчыгына китте. Биредә Беларусь Республикасы җитәкчелеге, шулай ук Казахстан коллегалары белән очрашулар планлаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Иннопром.Берарусь» төп пленар сессиясендә катнашачак.

«Иннопром-2025» кысаларында Минскида Татарстан стендында Татспиртпром, ICL сервис, Эйдос һәм башка компанияләр тәкъдим ителгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре