Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевнең котлаучыларга рәхмәт белдерүен әйтте

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне уңаеннан җылы котлау ирештерүчеләрнең һәркайсына рәхмәт белдергән. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез: Минтимер Шәймиевка бүген – 20 гыйнварда 88 яшь тулды.

“Минтимер Шәрипович янына кереп чыктык! Җылы сүзләрегез һәм котлауларыгыз өчен сезгә рәхмәт тапшыруны сорады!” – диелгән республика җитәкчесе постында.
Рөстәм Миңнеханов очрашудан фотосурәт тә урнаштырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре