Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мисыр делегациясе белән очрашу уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасы делегациясе әгъзалары белән очрашты. Сөйләшүләр ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Мисыр делегациясе Татарстанга танышу сәфәренә килде. Кунаклар республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә булды, шулай ук икътисади һәм инновацион потенциал белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда яклар алдагы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан Мисырга сәнәгать продукциясенең киң спектрын, машина төзелеше продукциясен дә кертеп, экспортны киңәйтү белән кызыксына.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Мисыр арасында товар әйләнеше арткан.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре