Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мисыр илчесе белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Мисыр илчесе белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиядәге Мисыр Гарәп Республикасы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хәмди Шаабан белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиянең Якын Көнчыгыш һәм Африкадагы мөһим партнерларының берсе булуын билгеләп үтте. Татарстан да ике ил арасындагы элемтәләрне үстерүгә үз өлешен кертә һәм ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә.

Татарстан белән Мисыр арасындагы товар әйләнеше дә хезмәттәшлекнең үсешен күрсәтә. 2020 елдан ул 8,5 тапкырдан артык арткан һәм узган ел 230 млн долларга җиткән.

Татарстан Рәисе быел апрельдә Каһирәгә булган сәфәрен дә искә алды. Ул Мисырда икътисад һәм инфраструктура өлкәләрендә зур үзгәрешләр баруын, шул исәптән Яңа Каһирә төзелеше проектын билгеләп үтте.

Очрашуда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме эшчәнлеге дә турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов әлеге төркемгә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча җитәкчелек итә. Ул Мисыр җитәкчелегенә төркем эшенә игътибар һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

Үз чиратында Хәмди Шаабан Мисыр Президенты Абдел Фәттах әс-Сисидан Рөстәм Миңнехановка җылы сәламнәр җиткерде. Илче шулай ук Татарстанның Россия-Мисыр мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре