Очрашуны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин уздырды.
Россия Хөкүмәте башлыгы искәртеп үткәнчә, Стратегия моннан 3 ел элегрәк кабул ителгән. Документ илкүләм максатларның берсенә – Россиядә яшәү өчен уңайлы, имин мохитне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, тәүге чорга – 2024 елга кадәр билгеләнгән барлык төп күрсәткечләр үтәлгән, күбесе – планда каралганнан арттырып үтәлгән.
Хөкүмәт Рәисе, төзелеш тармагы, торак-коммуналь хуҗалык алдында килеп туган авырлыкларга тукталып, иң элек торак базарында ихтыяҗ кимүне билгеләп үтте.
“Хөкүмәт яңа проектлар саны кимүгә юл куймас өчен кредит оешмаларына ташламалы ипотека займнарын каплау күләмен арттырды”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез