Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш сәфәренә килде

Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш сәфәренә килде

Рөстәм Миңнеханов Мордовия Республикасына эш сәфәренә килде. Аксюн авылында республика башлыгы Артем Здунов белән бергә ул сугышчан хәрәкәтләр сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды һәм сугыш елларында һәлак булганнарны искә алды.

Аннары җитәкчеләр җирле мәдәният йортында булдылар. Ул халык иҗатын, бигрәк тә татар мәдәниятен үстерү үзәге булып тора, чөнки бу авылда татарлар яши. Авыл клубы базасында ун клуб оешмасы оештырылган, шуларның берсе – «Ләйсән» вокаль ансамбле.

Быелның мартында объектны реконструкцияләү башланган. Ремонт барышында инженерлык коммуникацияләре, түбә, фасад һәм бинаның бүлмәләре тулысынча яңартылыр дип планлаштырыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов авыл мәчетендә булды.

Мәчет 2011 елда җирле «Юлдаш» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе тырышлыгы һәм финанс ярдәме белән төзелгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре