Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран икътисад министры урынбасары Мөхәммәд Җәвад Шәрифзадә белән Казанда очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иран делегациясе республикага «Мир Бизнес Банк» ислам банкингы офисын ачу тантанасына килде. Татарстан Рәисе сүзләренчә, бу Иранның Татарстан белән хезмәттәшлеген гамәлгә ашыруның төгәл мисалы.
«Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Иран Ислам Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләр – игелекле күршеләр һәм кискен халыкара проблемаларны хәл итүдә партнерлар», диде Рөстәм Миңнеханов.
Иран Шанхай хезмәттәшлек оешмасының тулы хокуклы әгъзасы булды, Россия-Иран товар әйләнеше узган елгы нәтиҗәләр буенча 15 процентка — 4,6 млрд долларга кадәр артты, дип өстәде Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез