Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Мозес Каваалууко Кизиге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уганда Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Россия Федерациясе һәм Уганда Республикасы арасындагы хезмәттәшлек кысаларында мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, бүген мөнәсәбәтләр үзара файдалы, һәм Татарстан, Россия төбәге буларак, илләр арасында хезмәттәшлектә катнаша.

Искәртәбез, Уганда Республикасы Илчелегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге җитәкчелегендәге делегациясе Казанга эш сәфәренә килде. Визит сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм технологик хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

Визит программасында - хакимият органнары һәм эшлекле бергәлек вәкилләре белән очрашу, республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында булу, шулай ук Татарстанның инновацион һәм сәнәгать инфраструктурасы белән танышу. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчелеге белән очрашу булды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре