Татарстан муниципаль берәмлекләре бюджеты дефицитсыз кабул ителергә тиеш, ә барлык чыгымнар вәкаләтләре реаль керемнәр белән ныгытылырга тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрларына багышланган утырышында Рөстәм Миңнеханов шундый күрсәтмә белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Татар-информ».
«Барлык чыгымнар вәкаләтләре реаль керемнәр белән ныгытылырга тиеш. Муниципалитетлар бюджетларын дефицитсыз кабул итәргә кирәк. Әгәр сезнең өстәмә керемнәр булса, алар аерым каралачак. Безнең бурыч -–республика бюджеты, мәҗбүри медицина страховкасының территориаль фонды һәм муниципаль бюджетлар турында законнар проектларын формалаштыру », – диде ул.
Республика бюджеты буенча проектны, барлык карарлар вакытында раслансын өчен, ТР Дәүләт Советына – октябрьдә, ә муниципалитетлар буенча декабрьдә кертергә кирәк, дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ул ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга парламентта бюджет килешүе буенча зур эш оештырылуын сорады. Үз чиратында, республика Премьер-министры Алексей Песошинга Миңнеханов титул исемлекләренең капитал өлешен формалаштырырга кушты, бу конкурс процедураларын вакытында үткәрүне башларга ярдәм итәчәк.
«Рөстәм Нургалиевич, сезнең барлык йөкләмәләрегез үтәләчәк. Моның өчен Татарстан Финанс министрлыгына, территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына 30 сентябрьгә кадәр консолидацияләнгән бюджет фаразын кертергә кирәк», – дип өстәде Песошин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез