Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларның республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобиль тапшырды

Бүген Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләр яңа автомобильләргә ия булдылар. Бүләкне аларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Гадәттәгечә йомгак ясыйбыз һәм җиңүчеләргә эш автомобильләре тапшырабыз", - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан – тормыш сыйфаты һәм икътисадның төрле тармакларын үстерү буенча Россиянең әйдәп баручы субъекты.

«Безнең казанышлар – һәр муниципалитетның команда эше һәм керткән өлеше нәтиҗәсе", - дип белдерде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция вакытында  муниципалитетлар хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләренә ярдәм итү буенча зур эш алып бара.

«Сезнең күбегез СВО уздыру зонасында даими була, сугышчыларның хәрби рухын ныгыта. Яңа техника сезнең эш дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итәр дип ышанам», - диде Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре