Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «МХО ветераннарын эшкә урнаштыру – мөһим мәсьәлә»

Бүген иң мөһим мәсьәлә – махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру. Бу хакта Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат үзәге.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда МХОдә катнашучылар һәм МХО ветераннары өчен «Батырлар. Герои Татарстана» кадрлар программасы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта тыңлаучыларның беренче төркеме (46 кеше) хакимият органнарында стажировка уза, һәркайсына министрлар һәм хакимият башлыклары арасыннан остаз беркетелгән.

«Әлеге программаны үтәү нәтиҗәсе реаль кадрлар хәл ителеше булырга тиеш, остазлар алдына мин шундый бурычлар куйдым. Сентябрьдәге сайлаулар барышында «Батырлар» программасында катнашучы 15 кеше муниципаль берәмлек депутатлары итеп сайланды инде. Республика буенча муниципаль сайлаулар буенча барлыгы 113 МХО ветераны депутат итеп сайланды», – диде Татарстан Рәисе.

Ул ассызыклаганча, бу эштә остазлар мөһим роль уйный. Шул ук вакытта МХОдән кайткан сугышчыларны эшкә урнаштыру өчен шартлар тудырырга предприятиеләр дә тиеш. «МХО ветераннарының күбесе җитештерүләрдә эшләгән. Бу кешеләр үзләрен табарга тиеш. Моңа бик игътибарлы карарга кирәк. Алар эшкә урнаштырылырга тиеш, аларның хезмәт хакы булырга тиеш, аларның гаиләләре мохтаҗ булмаска тиеш. Аларга җәмгыятьтә ихтыяҗ булырга тиеш – менә төп бурыч», - диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре