Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендәге алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» предприятиесендә булды. Ул сыек кер юу чаралары җитештерү белән танышты, предприятиенең эш нәтиҗәләрен бәяләде һәм хезмәт коллективы белән очрашты.

Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский, «Нәфис Косметикс» АҖ Директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин һәм башкалар катнашты.

Предприятие эше турында Рөстәм Миңнехановка "Нәфис Косметикс" АҖ генераль директоры Динә Лаврикова сөйләде.

2025 ел нәтиҗәләре буенча «Нәфис Косметикс» әйләнеше 26 млрд сум дәрәҗәсендә фаразлана, түләнгән салым күләме – 3,8 млрд сум дәрәҗәсендә. Бер елда инвестицияләр 1 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк. Компаниядә 2,5 мең кеше эшли. «Нәфис Косметикс"ка елына гомуми куәте 650 мең тонна әзер продукция җитештерә торган 6 завод керә.

Бүген предприятиедә Рөстәм Миңнеханов заводка нигез салынуга 170 ел тулуга багышланган экспозицияне карады (быел билгеләп үтелә). Компания тарихы абыйлы-энеле Крестовниковларның 1855 елда Казанда нигез салынган стеарин-шәм һәм сабын кайнату заводыннан башланган.

«Нәфис Косметикс» үзәк офисында Рөстәм Миңнеханов хезмәт коллективы вәкилләре белән очрашты.

«Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова хәбәр иткәнчә, бүген предприятие – заманча комплекс, аның нигезендә тулы бер буын хезмәте, 100 елдан артык хезмәт стажы булган династияләр бар. Завод савыт-саба өчен сыек юу чаралары, кер юу порошоклары кебек категорияләрдә базарда лидер булып тора.

Ул предприятие хезмәткәрләренең МХОдә катнашуын, өйләренә әйләнеп кайтканнарның «Нәфис Косметикс»та эшләүләрен искәртте.

"Теләсә кайсы предприятие өчен дәүләт ярдәме мөһим, һәм без аның Татарстанда барлыгын ышаныч белән әйтә алабыз, - диде Динә Лаврикова. - Барлык коллектив исеменнән Сезгә, Рөстәм Нургалиевич, кешеләргә игътибарлы булуыгыз, бизнеска даими ярдәм итүегез өчен рәхмәт белдерәм».

Үз чиратында, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, хәбәр итте: "Нәфис Косметикс – илебезнең иң өлкән предприятиеләренең берсе - быел үзенең 170 еллыгын билгеләп үтә һәм Крестовниковлар заводында салынган иң яхшы традицияләрне лаеклы дәвам итә". Завод республиканың иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе булып тора һәм савыт-саба өчен сыек юу чаралары җитештерү буенча Россия базарында ышанычлы рәвештә 2 нче урында тора.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы 5 елда компания зур үсеш программасын гамәлгә ашырды - инвестицияләр 5 млрд сумнан артык тәшкил итте, һәм бүген монда заманча җитештерү линияләре кулланыла, сакчыл җитештерү стандартлары кертелгән, сыйфатлы продукция җитештерелә.

"Әлбәттә, предприятиенең төп горурлыгы - аның коллективы. Бүген монда 2,5 меңнән артык кеше эшли. Завод тарихы үз эшенә бирелгән күп кенә белгечләр буынының хезмәт батырлыкларыннан тора. Бөек Ватан сугышы елларында завод фронтны һәм тылны өзлексез кирәкле продукция - сабын, глицерин, штемпель буяу, тәгәрмәч мае, аяк киеме кремы, олиф белән тәэмин итә. 2022 елда "Нәфис Косметикс"ка "1941-1945 еллар хезмәт батырлыгы предприятиесе" дигән мактаулы исем бирелде, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүген предприятиедә 40 һәм хәтта 50 елдан артык стажлары булган 18 ветеран эшли. Алар арасында: Талибә Әгъзәм кызы Галиева, Виктор Владимирович Васюнин, Валерий Михайлович Хуторов. Рөстәм Миңнеханов ветераннарны алкышлар белән сәламләргә тәкъдим итте.

"Заводта тулы бер хезмәт династияләре формалашты, - дип дәвам итте ул. – Болар: гомуми хезмәт стажы 204 ел булган Газизовлар, Хуҗәхмәтовлар – 194 ел, Белозеровлар – 143 ел, Алексеевлар 117 ел».

"Заводта эшләүчеләр бүген дә югары әхлакый бурыч кыйммәтләрен күрсәтәләр. Әйтик, махсус хәрби операция башланганнан бирле «Нәфис Косметикс»ның 29 хезмәткәре илебез мәнфәгатьләрен якларга китте. Аларның икесе инде әйләнеп кайткан һәм яңадан җитештерүдә эшли. Ә 18 хезмәткәр МХО уздыру зонасында хәрби бурычларны үтәүне дәвам итә. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый - 5 хезмәткәр үз бурычларын үтәгәндә һәлак булды", - дип хәбәр итте Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс»ның актив социаль позициясен һәм гуманитар инициативаларын билгеләп үтте. Әйтик, бүген гуманитар ярдәм белән йөк машиналары чираттагы тапкыр махсус хәрби операция уздыру зонасына китте. Ә 2022 елдан компания, «Нәфис» хәйрия фонды белән берлектә, Татарстаннан МХОдә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү буенча колачлы проектны гамәлгә ашыра. Һәлак булучыларның гаиләләренә һәм 1 һәм 2 төркем инвалидларның гаиләләренә аерым ярдәм күрсәтелә.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, быел компания Татарстаннан булган МХО ветераннарына 5 җиңел автомобиль тапшырган.

Татарстан Рәисе Ирек Борисович Богоуславскийга предприятиенең хәйрия проектларын үстерүгә керткән зур өлеше өчен, ә «Нәфис» коллективына битараф булмаганнары һәм ярдәмчеллекләре өчен рәхмәт белдерде. "Бу тирән ихтирамга лаек мөһим эш", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итте ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре