Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Нефть һәм газ сәнәгате – республикабыз өчен аеруча әһәмиятле тармак. Бу өлкәдә ирешелгән уңышларга хөрмәтле ветераннар ныклы нигез салган, соңрак мактаулы эстафетаны яңа буын белгечләре кабул итеп алган. Тирән белемегез, хезмәткә җаваплы карашыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Алга таба да сезгә яңа һөнәри казанышлар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе икътисадын үстерүдә барлык планнарны һәм проектларны тормышка ашыруыгызны телим! Гаиләләрегездә иминлек, татулык һәм бәхет хөкем сөрсен!
Бәйрәм белән!" - диелгән котлауда.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре