Рөстәм Миңнеханов нефть ятмалары ярлылану проблемасын хәл итү чараларын тәкъдим итте

Бүген бөтен илнең нефть тармагы алдында торган иң мөһим проблемаларның берсе - традицион ресурс базасының ярлылануы. Бу проблеманы хәл итү комплекслы чаралар таләп итә. Татарстан нефть химиясе форумы кысаларында РФ Дәүләт Советының энергетика буенча комиссиясе утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хакта хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

«Традицион ресурс базасы ярлылану нефть чыгару күләмен саклап калу өчен яңа алымнар таләп итә. Моның өчен җитлеккән һәм авыр чыгарыла торган запасларны үзләштерүгә дәүләт ярдәме чаралары комплексы кирәк. Өлгергән чыганаклардан нефть чыгару илнең күп кенә төбәкләре өчен мөһим социаль һәм фәнни әһәмияткә ия һәм территорияләр үсешенә ярдәм итә», – дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, ике төп юнәлеш аеруча әһәмияткә ия: югары үзле нефть ятмаларын эшкәртү һәм югары эшкәртелгән ятмаларда нефть бирүне арттыруның заманча ысулларын кертү.

«Агымдагы шартларда алар, тармакның киләчәге өчен әһәмиятле булуларына карамастан, икътисади яктан җәлеп итәрлек түгел. Бу юнәлешләр шактый зур капитал салуны таләп итә һәм озак вакытлы инвестиция циклы белән характерлана. Бу проблеманы хәл итү өчен салым законнарына үзгәрешләр кертү һәм стратегик мөһим запасларны үзләштерүне өзлексез дәүләт тарафыннан стимуллаштыру системасын булдыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк», - диде Миңнеханов.

«Мондый алым ил өчен мөһим ресурсларны эшкәртүгә җәлеп итүне тәэмин итәчәк һәм барлык дәрәҗәдәге бюджетларга салым керемнәрен үстерү өчен шартлар тудырачак», – дип ышана ул.

Тагын бер мөһим мәсьәлә - Россия продукциясе экспортына ярдәм итү һәм саклау. Монда логистика чикләүләрен бетерергә һәм транспорт коридорларын үстерергә кирәк, дип өстәде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре