Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә Нефть саммитының төп чараларында катнаша. Эш көнен ул Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак белән экологик олимпиадада катнашучылар һәм “Мәктәп биолабораторияләре” мәгариф проекты лидерлары белән аралашудан башланды.
Программа 1049 уку йортыннан 171 меңнән артыграк мәктәп укучысын җәлеп иткән. Проект кысасында экология, биотехнологияләр һәм тотрыклы үсеш мәсьәләренә багышланган 800дән артык дәрес уздырылган. Мәктәпләрнең биолабораторияләрендә укучылар үсемлекләрне үстерүнең заманча ысулларын, шул исәптән микроклонлаштыру ысулын өйрәнә.
Моннан тыш яраксызга әйләнгән мобиль җайланмаларын җыю һәм эшкәртү буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Укучылар иске электроника детальләрен аерып җыю һәм утильләштерү белән шөгыльләнеп, җаваплы куллану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау нигезләрен өйрәнә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак укучылар белән аралашып, аларның сорауларына җаваплар бирде. Балаларны климат үзгәрүгә бәйле көрәш буенча тәкъдимнәр, шулай ук экологик хәлнең кешелек киләчәгенә йогынтысы кызыксындырды. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр балалар белән һөнәрне аңлы рәвештә сайлауның мөһимлеге турында сөйләште.
“Мәктәп биолабораториеләре” программасы һәм экологик олимпиада тәнкыйть күзлегеннән фикер йөртүгә түгел, бәлки, эшләргә дә әзер булган экология өчен җаваплы буын тәрбияләүдә мөһим адымга әйләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез