Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне һәм газчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләрне һәм газчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. 

«Кадерле дуслар!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!

Быел Татарстан өчен аеруча әһәмиятле ел – без республикабызда девон нефте ачылуга 80 ел тулуны билгеләп үтәбез. Бу вакыйга Татарстанның язмышын мәңгегә үзгәртте, сәнәгатьнең тиз үсешенә, яңа шәһәрләр төзелешенә, куәтле нефть химиясе тармагы формалашуына һәм илдәге иң көчле инженерлык мәктәпләренең берсе барлыкка килүенә зур этәргеч бирде.

Сигез дистә ел дәвамында берничә буын нефтьче һәм газчының фидакарь хезмәте табигый байлыкны республиканың икътисади үсешенең нигезенә һәм Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итүгә зур өлешкә әверелдерде. Тармак ветераннарына тирән хөрмәтемне белдерәм. Аларның фидакарь хезмәте, ныклыгы һәм туган якка мәхәббәте бүгенге уңышлар өчен ышанычлы нигез булды. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылыгыгыз һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз әлеге казанышларның мөһим нигезе булып тора.

Бүген бу тармак киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлый. Заманча нефть-газ сәнәгате яңа чыганаклар эзләү белән генә чикләнми, ул югары технологияләрне, цифрлы алымнарны, тирән эшкәртүне, экологик җаваплылыкны һәм яңа инженерлык чишелешләрен даими эзләүне берләштерә. Татарстан илебездә алдынгы нефть-газ химиясе комплексына ия булган әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Җитештерү тармагы, фән һәм мәгариф арасындагы тыгыз бәйләнеш күп очракта бөтен тармакның үсеш юнәлешен билгели.

Республиканың нефть-газ комплексы предприятиеләрендә хезмәт куючыларның барысына да аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Зур күләмле проектларны гамәлгә ашырып, алдынгы эшләнмәләрне һәм технологияләрне кертеп, илебезнең сәнәгать куәтен ныгытып, сез Татарстан нефте беренчеләренең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итәсез.

Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм иртәгәге көнгә ышаныч телим. Хезмәтегез киләчәктә дә Татарстан Республикасының һәм безнең бөек Ватаныбызның чәчәк атуына хезмәт итсен!

Бәйрәм белән!»

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре