Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гаделлек һәм үсеш партиясе (Төркия) рәисенең Икътисадый эшләр буенча урынбасары, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи әфәнде белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Стратегик караш төркеме утырышында һәм агымдагы елның маенда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашу мәсьәләләре каралды. Рөстәм Миңнеханов Нихат Зәйбәкҗи әфәнденең катнашуы мөселман халыклары арасындагы багланышларны ныгытуга сизелерлек этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.
Татарстан Төркия бизнесының киләчәктә дә Татарстанда проектларын үстерергә, республикабызны Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен мәйданчык итеп кулланырга тели, диде Татарстан Рәисе очрашу барышында.
"Татарстанга килүемә һәрвакыт шатмын, - диде Зәйбәкҗи әфәнде, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп. - Чакырганыгыз өчен һәм Сез һәрвакыт дуслык тойгысы бүләк иткәнегез өчен рәхмәт. Шулай ук Татарстан белән уртак проектларыбызны эшләтеп җибәрүдә дә бик теләп катнашам».
Искәртәбез, Нихат Зәйбәкҗи Татарстанга эш сәфәренә килде, аның Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында очрашулары узды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез