Дискуссиядә шулай ук «Глобаль энергия» премиясен бирү буенча халыкара комитет рәисе, тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Рае Квон Чунг катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, хәзерге шартларда дәүләт, бизнес һәм фәнни бергәлекнең нәтиҗәле синергиясе – энергетика лидерлыгының мөһим шарты.
Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт озак вакытлы өстенлекләр бирә һәм үсеш өчен кирәкле шартлар тудыра, галимнәр яңа белемнәр һәм алга киткән технологияләр тудыра, ә бизнесның бурычы – яңа хәл ителешләрне оператив кертү. Ул шулай ук нефть-газ химиясе комплексының Татарстан икътисадының төп тармагы һәм социаль-икътисадый үсешнең этәргеч көче булуын ассызыклады.
«Без бүген фәнсез алга хәрәкәт итү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Безнең дискуссия Югары нефть мәктәбе диварларында уза. Биредә алдынгы инфраструктура: лабораторияләр, уку пространстволары, иң яхшы җайланмалар. Бу - заманча кампус һәм нефть сәнәгате өчен инновацион идеяләр тудыру урыны», – дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Республиканың югары уку йортлары базасындагы алдынгы инженерлык мәктәпләре яңа буын инженерлар әзерләү драйверларына әверелде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Глобаль энергия» халыкара премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнашты.
«Традицион энергетика» номинациясендә Теннесси университетының электротехника һәм компьютер фәннәре кафедрасы профессоры Илу Лю «акыллы» электр челтәрләрен мониторинглау, идарә итү һәм ситуацион күзәтүнең киң масштаблы системаларын эшләгәне өчен җиңүче булды.
«Традицион булмаган энергетика» номинациясендә премия Делавэр университетының экологик чиста водородны өйрәнү үзәге директоры Юйшань Яньга экологик чиста водород җитештерү технологияләрен үстерүгә керткән новаторлык өлеше һәм бу технологияне глобаль коммерция проектына трансформацияләүдә зур уңышлары өчен бирелде.
«Энергияне куллануның яңа ысуллары» номинациясендә премия лауреаты Цюрихның Швейцария югары техник мәктәбенең мактаулы профессоры Йоханн Вальтер Колар бөтен дөньяда энергия нәтиҗәлелеген арттыруга, электр мобильлегенә күчүгә, мәгълүматларны эшкәртү үзәкләренең ышанычлы һәм масштаблы эшенә, шулай ук системаларны киң масштаблы кертүгә ярдәм итә торган электр энергиясен үзгәртү өлкәсендәге яңартыла торган энергетика революцион казанышлары өчен танылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез