Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында булды

Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нурлат районына эш сәфәре кылды. Ул район басуларын вертолеттан карап, урак эшләренең барышы белән танышты һәм республика программаларының тормышка ашырылуын бәяләде. Сәфәрдә аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев озатып йөрде.

Яңа Әмзә авылы янындагы күпьеллык үләннәр басуында районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Биредә Рөстәм Миңнеханов район активы, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Район башлыгы Дамир Ишкинеев сүзләренчә, урак эшләре штат режимында бара. Үзара салым җыю эше дә җайга салынган. Марат Җәббаров исә халыкның кече хуҗалыкларга ярдәм итү программаларында актив катнашуын билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов районда инвесторлар эшләвен һәм киләчәктә терлек санын арттыру юнәлешендә аларның катнашлыгын киңәйтү планнарын әйтте. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә һәм гуманитар йөкләр җибәрүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады.

Татарстан Рәисе механизаторлар һәм комбайнчылар белән дә аралашты, аларның хезмәт шартлары белән кызыксынды. Район башлыгы карары нигезендә, һәр 1000 һәм 2000 тонна ашлык суктырган комбайнчыларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырыла.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Яңа Әмзә авылындагы «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагерен да карады. Республика программасы буенча төзелгән лагерь агымдагы елның июнендә ачылган. Ул 120 балага исәпләнгән. Биредә йокы корпуслары, медицина пункты, ашханә һәм клуб эшли, территория төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән.

Лагерьда 18 көнлек дүрт профильле смена оештырылган. 18 августка кадәр «Стартка! Игътибар! Йолдызларга!» дип аталган спорт сменасы уза. Быел лагерьда барлыгы 500гә якын бала ял иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре